Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Азнакайда репрессиягә дучар ителгәннәрне искә алу митингы узды.

Сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына кулларына канәфер чәчкәләре тоткан яшьләр, өлкәннәр һәм әлбәттә репрессия җилләре кагылганнар, аларның якыннары җыелган иде. Митингны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар  Хәлиуллин ачып җибәрде.

«Бу – тарих. Мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен без барыбыз да үз тарихыбызны белергә, хөрмәт белән искә алырга тиешбез. Хәтер – яңа буыннар өчен иң яхшы дәрес ул. Якташларыбыз авырлыкларны лаеклы күтәрә алдылар, башларын имәделәр. Зур рәхмәт аларга», – диде ул.

Хаксызга рәнҗетелгән якташларыбызның да әйтер сүзләре күп иде:

«Әтиемне кулга алгач, ике яшьтән ятим калдым. Ачлыгын, ялангачлыгын күп кичердек. Әмма иң җанга тигәне, үзәкләрне өзгәне – ул “халык дошманы гаиләсе” булып яшәү, нахакка рәнҗетелү. Менә хәзер Аллага шөкер иркен сулап куйдык, башыбызны горур тотып йөрибез. Шушылай хаксызга рәнҗетелгән әти-бабайларыбызны искә алып, шушындый хәтер көннәре уздырганнары өчен оештыручыларның барысына да чиксез рәхмәтлебез», – ди Ирекле авылыннан Әминә апа Нуретдинова.

Борис Кокорин да  кичергәннәрен күз яшьләре белән искә алды:

«Бик кечкенә идем, әмма капитан булып хезмәт иткән әтине корабльдә кулга алганнарын ишеткәч, әнинең җәяүләп чыгып йөгергәнен хәтерлим. Әтиемне генә түгел, бабамны да “халык дошманы” дип  репрессияләп атып үтергәннәр. Әниебез алты ятим баланы ялгызы үстерде. Кичергәннәрне “авыр” дип кенә әйтеп булмый, аны аңлату өчен сүзләр дә юк. Без акланганнан соң гына, рәхәт итеп яши башладык. Бик зур рәхмәт», – ди ул.

Бу көнне һәр сөйләнгән сүз, һәйкәлгә куелган һәр чәчәк бу авыр тарихы чорны, гаепсезгә җәзаланган кешеләрне хәтерләрдә яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев