Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 11 млрд сумга 133 юл объекты ремонтланачак

2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 юл объекты ремонтланачак.

Бу максатка 11 миллиард сумнан артык финанслар бүленгән, аларның 4,6 миллиарды – федераль бюджеттан, ә 6,4 миллиарды Татарстан бюджетыннан юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Министрлык мәгълүматлары буенча, төбәк әһәмиятендәге 221,8 километр юл ремонтланачак. Аларны яңарту 1,9 миллиард сумга төшәчәк. Болар төбәк һәм җирле әһәмияттәге гомуми кулланышта булган юллар: Казан – Шәмәрдән, Чаллы – Сарман, Апас – Тәтеш, Базарлы Матак – Мамык һ.б арасындагы юл участоклары.

Быел Казан агломерациясендәге юлларны ремонтлауга 3,3 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп бирү каралган.

Юллар салудан тыш, быел Татарстанда 2 мең метрдан артык озынлыктагы 31 күпер кулланышка тапшырылачак. Болар, мәсәлән, Әлмәт районында – Дала Зәе елгасы, Чирмешән районында – Олы Чирмешән елгасы, Балык Бистәсе районында Кече Шомбыт елгасы аша уза торган күперләр.

Илкүләм проект буенча интеллектуаль транспорт системаларын кулланышка кертү дә дәвам итәчәк. Бу юлы федераль бюджеттан әлеге программага 224,3 миллион сум бүленгән. Алар «Татарстанның транспорт системасы белән идарә итү бердәм платформасы» өчен җиһазлар һәм мәгълүмат иминлеген тәэмин итү чараларын сатып алуга, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үстерүгә тотылачак.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев