Бәйрәмгә рәхим итегез! 13 августта Азнакай районының - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыклары уңаеннан шәһәрдә зур бәйрәм чаралары уздырыла. Программада: 9.00 - "Шифа" янында, шәһәр урамнарында байкерлар чыгышы; 10.00 - "Юбилейный" стадионы янында һәм "Чатыр-тау Арена" спорткомплесы каршында ретро-машиналар күргәзмәсе эшләячәк; 11.30 - "Юбилейный" стадионында чараны тантаналы ачу; 12.10 -...
Бәйрәмгә рәхим итегез!
13 августта Азнакай районының - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыклары уңаеннан шәһәрдә зур бәйрәм чаралары уздырыла.
Программада:
9.00 - "Шифа" янында, шәһәр урамнарында байкерлар чыгышы;
10.00 - "Юбилейный" стадионы янында һәм "Чатыр-тау Арена" спорткомплесы каршында ретро-машиналар күргәзмәсе эшләячәк;
11.30 - "Юбилейный" стадионында чараны тантаналы ачу;
12.10 - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы;
12.30-14.00, 18.00-22.00 - татар һәм чит ил эстрадаларының якты йолдызлары: Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Данир Сабиров, Раяз Фасыйхов, Ләйсән Гыймаева, Равил Галиев, Резеда Шәрәфиева, Фирдүс Тямаев, Салават Миннеханов, Гүзәлем, Язгөл, Сирина Зәйнетдинова, Гөлназ Гарифҗанова, "Белорусы" АРТ-төркеме, "Сәйдәш" бию коллективы һәм район үзешчән сәнгать остлары чыгышлары;
21.00 - бәйрәм салюты.
***
Чараның тантана өлешенә керү (чакыру билетлары буенча) "Юбилейный" спорткомплексы бинасы кырында урнашкан төп капкалардан башкарыла (11.30 сәгатькә кадәр).
Чакыру билетлары булмаган тамашачылар стадионның ян капкаларыннан керә ала.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев