Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Хәйләкәрлеге дә коткармаган

«Исерек кешегә диңгез тубыктан», — дигән гыйбарәгә ышанмас җиреңнән ышанырсың

Спиртлы эчемлекләр кулланган шоферлар да, таныклыксыз калмас өчен, кайчак башка сыймаслык адымнарга бара. Сукаеш урамнары буйлап иркенләп йөреп яткан И.Җиһангиров та каршына патруль машинасы килеп чыгар да, күтәренке кәефен кырыр дип уйлап та карамагандыр. Хокук сакчысы алкотестер ярдәмендә тикшерү узарга тәкъдим иткәч, ул аннан да, исереклеккә медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта. Суд утырышына гаепләнүче үзе килеп тормый, аны яклаган адвокат исә И.Җиһангировның медицина тикшерүе узудан баш тартмавын расларга тырыша. Әмма боларның барысы да видеоязмада теркәлгән була.

Утырышта юл-патруль хезмәте инспекторы да катнаша. Ул Зур Сукаеш авылына кергән вакытта урам буйлап хәрәкәт иткән «Нива»ны туктатырга һәм йөртүченең документларын тикшерергә теләүләрен әйтә. Машина туктамый, шулвакыт аның тәрәзәсе аша кемнеңдер аяклары гына күренеп кала. Бу вакытта шофер кеше тиз генә арткы урындыкка «чума» да, машина үз юлы белән китеп бара. Хокук сакчысы машинаны сүндермәсә, бу хәлнең азагы ни булып бетәр иде, анысы билгесез... Патруль автомобиленә күчеп утырган И.Җиһангировка исереклеккә тикшерү узарга тәкъдим ителә, әмма ул аннан баш тарта.

Никадәр хәйләкәр булсаң да, закон һәркемгә бер. Суд карары белән ул 30 мең сум штрафка тартыла. Моңа өстәп, ел ярым җәяү йөреп торырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев