Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Узган ел Татарстанда очрашуга чыгу аркасында 28 кеше һәлак булган

2025 елда Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 54 юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу аварияләрдә 28 кеше һәлак булган, тагын 92се җәрәхәтләр алган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясендә һәр сан артында кеше фаҗигасе торуын ассызыклыйлар.

17-31 гыйнвар көннәрендә республикада «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак. Инспекторлар юлларның иң куркыныч участокларында хокук бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

Ведомствода шулай ук искә төшерделәр: юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү каралган. Кабат бозган очракта машина йөртүчене бер елга хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев