Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Руль артына кабат исерек килеш утырган татарстанлыны автомобильдән мәхрүм иттеләр

Татарстанның Мамадыш районы Соколка авылында туып-үскән, исерек хәлдә машина белән яңадан идарә иткән егет Түбән Кама суды карары буенча автомобилен югалткан.

35 яшьлек машина йөртүчегә караган Mercedes‑Benz автомобиле конфискацияләнгән.

Татарстан Республикасы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-ат моңа охшаш хокук бозу өчен элегрәк җаваплылыкка тартылган булган инде. Бу юлы ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен кабат кулга алынды.

Суд тикшерүе барышында машина йөртүче үз гаебен таныган. Суд, чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләде һәм ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте.

Источник: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев