Наркотик кулланган килеш руль артына утырган азнакайлыга штраф салынган
Спиртлы эчемлек кулланып юлга чыгучыларны ачыклау максатыннан, район автоинспекторлары даими рәвештә рейдлар уздырып тора.
Чираттагы тикшерү барышында алар Солтангалиев урамы буйлап хәрәкәт иткән машинаны туктаталар. Аның шоферы Р.Хәйдәровның үз-үзен тотышы сәер булып тоела. Алкотестер ярдәмендә ир-атның исерекмы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Әмма, ни гаҗәп, прибор водительнең канында исерткеч эчемлекләр “тапмый”.
Сырхауханәдә алынган кан анализы да тискәре нәтиҗә күрсәтә. Әмма табиб белешмәсе буенча, шоферның исерек булуын фаразларга мөмкинлек бирә торган клиник билгеләр ачыклана.
Тикшерә башлагач, машина йөртүченең наркотик матдә кулланганлыгы беленә.
Судта Р.Хәйдәров ел ярым вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Аңа шулай ук 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев