Көзге юлда җәяүле дә, машина йөртүче дә аеруча сак булырга тиеш
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Көзге юлда җәяүле дә, машина йөртүче дә аеруча сак булырга тиеш

Көз үзенең салкын яңгырлары, томанлы иртәләре белән генә түгел, караңгы кичләре белән дә юл хәрәкәтендә катнашучыларга өстәмә таләпләр куя.

Бу чорда юлдагы куркынычсызлык, яктылык кайтаргыч элементларны куллану һәм балалар иминлеге турында Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев белән сөйләштек. 

– Илнар Илгизович, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, быел республикада 2 меңгә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 212 кеше һәлак булган, 2 меңнән артык кеше җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр катнашындагы аварияләрнең төп сәбәпләре нидән гыйбарәт? 

– Җәяүле катнашындагы һәр юл-транспорт һәлакәте очраклы гына килеп чыкмый. Аның артында, гадәттә, конкрет хаталар тора: игътибарсызлык, ашыгу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү. Агымдагы елда безнең район юлларында җәяүлеләр белән бәйле җиде авария теркәлеп, аларда бер кеше һәлак булды, тагын берсе тән җәрәхәтләре алды. Көзге-кышкы чор башлану белән көн яктысы кыскара, Яңгыр, томан, дымлы юл өслеге дә күрү мөмкинлеген киметә. Шуңа күрә җәяүле дә, руль артындагы кеше дә гадәттәгедән игътибарлырак булырга тиеш. 

Бу урында яктылык кайтаручы элементлар турында әйтеп үтү дә мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, куркынычны киметүнең иң гади һәм шул ук вакытта нәтиҗәле чарасы – яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Алар машина йөртүчегә юлдагы кешене алданрак күрергә һәм тиешле карар кабул итәргә мөмкинлек бирә. 

– Ә машина йөртүчеләргә көзге юлда нәрсәне истә тотарга кирәк? 

– Беренче чиратта – тизлекне юл һәм һава торышы шартларына туры китерергә. Яңгырлы яки томанлы көндә күрү мөмкинлеге начарлана, тормоз юлы да үзгәрә. Җәяүлеләр кичүләре, тукталышлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә, ишегалларына якынлашканда аеруча игътибарлы булырга, тизлекне киметергә кирәк. 

– Җәяүлеләр үзләре юлда нинди хаталардан сакланырга тиеш? 

– Иң гади кагыйдәне онытмаска кирәк: юлны бары тик билгеләнгән урыннан чыгарга. Әмма “Мин “зебрада” дип туп-туры йөгермәскә – машинаның туктаячагына инанырга кирәк. 

Туктап торган автомобиль артыннан кинәт юлга чыгу да куркыныч. Машина йөртүче сезне күрмәскә мөмкин. 

– Балалар турында да аерым әйтеп китик. Ата-аналарга нинди киңәшләрегез бар? 

– Балага юл йөрү кагыйдәләрен бер тапкыр аңлатып кую гына җитми. Аларны даими искә төшерергә кирәк. Иң яхшысы – кагыйдәләрне сүз белән генә түгел, гамәлдә дә күрсәтү. Мәсәлән, бала белән бергә “өй – мәктәп – өй” маршрутын үтеп, юлны кайсы урыннан чыгу куркынычсызрак икәнен күрсәтергә була. Юл аша чыкканда туктарга, ике якка карарга, машиналарның ераклыгын бәяләргә өйрәтү мөһим. Алар өчен беренче чиратта үзегез үрнәк булыгыз: юлны тиешле урыннан чыкмасагыз, иминлек каешын эләктермәсәгез – бала да моны гадәти хәл дип кабул итәчәк. 

Һәркемне юлда ашыкмаска һәм бер-береңә игътибарлы булырга чакырам. Машина йөртүче җәяүленең хәрәкәтен исәпкә алырга, ә җәяүле үзенең юлдагы җаваплылыгын онытмаска тиеш. 

Көзге юлда берничә секунд игътибарсызлык та җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәркем үз иминлеге өчен җаваплы булсын. 


Нет комментариев