Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек шофер – юл бәласе

Эчкән килеш руль артына утыру – тормышыбызның иң яман, иң куркыныч һәм бернинди дә әхлак калыпларына сыймаган күренеше. Шундый ямьсез күренешләргә чик куелсын иде дә бит... Әмма...

27 февральдән 24 мартка кадәрге чорда гына да Азнакайның җәмәгать суды участокларында исерек шоферлар белән бәйле дистәдән артык эш каралган. Эчкән килеш руль артына утырган Р.Гомәров, Р.Ганиев, Ф.Имамов, А.Мартемьянов, Ф.Дәүләтшин, Р.Җиһангиров, А.Сафиуллин, Н.Кашапов, С.Мирзафатыйхов, А.Гарипов, М.Әгълиуллин юл иминлеге сакчылары тарафыннан туктатылган. Кайберсе медицина тикшерүе үтүдән баш тартып, гаебен тагын да авырлаткан.

Җәмәгать суды утырышларында аларның юл иминлеге таләпләрен бозулары фактлар белән дәлилләнеп, тиешле карар чыгарылган. Карар катгый: 30 мең сум штраф һәм машина йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм итү. Мондый очраклар тагын да кабатланганда, машинасыз калу ихтималы булуы турында да онытмаска кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев