Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

И.Тәхаутдиновны хокук сакчылары иртәнге 6.00 сәгатьтә шәһәрнең 9 нчы мәктәбе янында туктаталар.

Исереклек билгеләре булган шоферга карата шунда ук административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.

Эшне карау йомгаклары буенча шоферга административ хокук бозуда гаепле, дип табылды. Ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.


Нет комментариев