Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш машина белән идарә иткән азнакайлы машинасыз калган

Районда ел башыннан спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен 60 азнакайлы административ җаваплылыкка тартылган.

Икенче тапкыр эләккән сигез кешегә исә җинаять эше кулгатылган.

Азнакайда яшәүче З.Таһиров та узган елда эчкән килеш руль артына утырган өчен административ җәзага тартылган була инде. Әмма ел ярымга таныклыксыз калу, җитмәсә 30 мең сум күләмендә штраф түләү аңа бернинди дә дрес бирмәгән, күрәсең. Әмма “права” юк дип тормый, өстәвенә салган килеш, ноябрьдә ул янә машинага утырып чыга. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктатканнан соң ул медицина тикшерүе узудан да баш тарта.

Икенче тапкыр эчеп эләгүчеләр өчен җаваплылык тагын да каты – бу юлы аңа карата җинаять эше ачыла. Суд утырышында ул тулысынча үзенең гаебен таный. Әмма үкенеп кенә бер файда да юк, ул 200 сәгать мәҗбүри эшкә тартыла. Ике ел дәвамында транспорт чаралары белән дә идарә итә алмаячак. Шунсын да әйтергә кирәк, әлегә аның идарә итәргә транспорт чарасы юк та. Чөнки хөкем ителүченең “ВАЗ” автомобиле, җинаять коралы буларак, дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев