Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Йөртү хокукы да юк, исерек тә, ә руль артына утырган

23 февраль көнне, В.Хәкимов, йөртүгә хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, машинага утырып төн уртасында шәһәр урамына йөрергә чыккан.

Җитмәсә, үзе исерек тә булган. Әмма юл иминлеге сагы хезмәткәрләре аны тиз эләктереп ала. Әлбәттә, иң беренче итеп тиешле документын күрсәтүне сорыйлар. Ул юк булып чыга. Исерткеч эчемлек куллануга медицина тикшерүе үткәрелеп, аның эчкәнлеге раслана.

 Җәмәгать суды утырышында В.Хәкимовның административ хокук бозу фактлары тулысынча дәлилләнә. Гаепле үзе дә аларны таный һәм ихластан үкенүен белдерә. Юл иминлегенә куркыныч тудыручыларга закон катгый: В.Хәкимовка карата 10 көнгә кулга алынуы хакында карар чыгарыла.

 Февраль аенда җәмәгать суды участоклары судьялары тарафыннан юл иминлеге белән бәйле дистәгә якын эш каралган. Эчкән килеш машина йөрткән өчен Р.Галимов, Р.Чуркин, Р.Нафиков, Г.Струкова, И.Латыйпов, К.Солтанов, Е.Абылов, М.Гафуров 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев