Юллардагы хәвефсезлек – һәрберебез өчен мөһим.
Шуны истә тотып, без “Мин –кечкенә, әмма төп пассажир!” бәйгесен игълан итәбез.
Анда катнашу шартлары гади: бала белән машинада махсус утыргычлар куллануның мөһимлеге турында видео (2 минуттан артмаска тиеш) яздырып, аны 21 июньгә кадәр тизрәк безгә юллагыз.
Видеороликларны ватсапка да (8-917-921-26-08), azmayak@mail.ru электрон адресына да җибәрә аласыз.
Жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы һәм оригиналь дип табылган видео авторларын саллы бүләкләр көтә!
Бәйгегә нәтиҗә 22 июньдә ясалачак.
Уңышлар телибез!



Нет комментариев