Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Эчкәнсең икән – гаебеңне таный да бел

Февральнең соңгы көнендә, 18 сәгать 20 минутта шәһәрнең Бакча урамы буйлап хәрәкәт иткән автомобильне юл иминлеге хезмәткәрләре туктата.

Бик урынлы туктаталар: руль артындагы шофердан аракы исе аңкый, сөйләменең рәте булмый.  Аның  1,171 мг/л спиртлы эчемлек куллануы ачыклана. Әмма Большаков Г.М. моның белән килешми. ДПС инспекторының медицина учреждениесендә тикшерү үтү турында законлы таләбен үтәми.  Шуның белән үзенә тагын да проблема гына өсти. Юл йөрү кагыйдәләренең 2.3.2. пунктлары нигезендә аңа карата административ хокук бозуы турында беркетмә төзүдән башка чара калмый.

Большаков Г.М.ның административ хокук бозу турында эше җәмәгать суды 3 нче участогында каралып, аның гаебе фактлар белән дәлилләнә һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнә, ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев