Чәршәмбе көнне Азнакай районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Аны район башкарма комитеты рәисе, комиссия рәисе Айдар Шәмсетдинов алып барды.
Азнакай районы буенча ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов районда юл-транспорт вакыйгалары турында сөйләде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова җәйге каникул чорында балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклавы, ата-аналар белән аңлату эшләре алып бару; Азнакай автомобиль юллары идарәсе баш инженеры Илһам Шакировның юлларда ремонт эшләре турында һәм башка чыгышлар чыгышлар тыңланды. Утырышта сорауларга җаваплар да бирелде.
Айдар Хәләфетдинович үз чыгышында балаларның юлларда имин йөрүе, велосипед, самокатларда йөрү кагыйдәләрен катгый саклавына аеруча басым ясады. Киңәшмәдә башка мөһим мәсьәләләр каралды һәм бурычлар билгеләнде. Боларның барысы турында да тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Сөмбел Җиһаншина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев