Азнакайлыларны каршы як юлга ашыгып чыкмаска өндиләр
ЮХИДИ хезмәктәрләре бу көннәрдә каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләрне булдырмый калу максатында профилактик чаралар уздыра.
– Иң күп юл-транспорт һәлакәте каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев.
Агымдагы елда республикада шундый 143 авария теркәлгән, аларда 51 кеше һәлак булган, 237е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Автоинспекторар Росгвардия вәкилләре белән рейдлар уздыру вакытында әлеге юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 44 очрагын теркәгән. Биш шофер моңа кадәр дә “эләккән” булган.
Юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыккан машина йөртүчеләр РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тартыла. Хокук бозучылар 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кага ала.
– Юлларда барыбыз да игътибарлы булыйк, юл йөрү кагыйдәләрен саклыйк, – ди Илнар Гыймаев.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев