Азнакайда велосипедта ярыштылар
Азнакайда Балалар иҗаты үзәге һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге белгечләре “Минем дустым – велосипед” ярышын оештырды.
Аның максаты – Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмый калу.
Чара барышында “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина балаларга велосипедта хәрәкәт итү кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте, юлда үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеге турында аңлатты. Велосипедны фигуралы йөртү ярышларында шәһәрнең 1 нче, 2 нче, 3 нче, 6 нчы һәм 9 нчы мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар катнашты. Алар велосипедта төрле биремнәр үтәделәр. Иң яхшыларга бүләкләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев