Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда тагын бер исерек шофер җәзага тартылды

 Районыбызның Түбән Якый авылы урамында исерек хәлдә машинасы белән идарә иткән С.Муринга карата юл иминлеге инспекторлары тарафыннан беркетмә төзелә.

Ул үзенең гаебен таный, организмында спитрлы эчемлек булуын тикшерү экспертизасы да аның исерек булуын раслый.

 С.Муринга карата ачылган административ эш 3 нче суд участогы җәмгыять судьясы тарафыннан каралып, аңа карата җәза карары чыгарыла. РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе, 1 часте нигезендә ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штрафка тартыла. Тагын шунысы да бар: машинасын ЮХИДИ ның махсус саклау урынына илтү һәм саклану чоры өчен дә закон нигезендә түләү каралган.

 Әнә шулай эчкән килеш машина белән идарә итү кесәгә шактый суга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев