Азнакайда “Куркынычсыз юл” акциясе узды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Куркынычсыз юл” акциясе узды

Районда “Иминлек атнасы” кысаларында төрле профилактик акцияләр уздырыла.

Аның чираттагысы шәһәрнең 2 нче “Теремок” балалар бакчасында үтте. “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина балалар һәм аларның ата-аналары, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Акциядә катнашучыларга белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар да таратылды.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм ата-аналар алдан “Балаңны җитәклә!”, “Юлда ашыкмагыз!” дигән шаблоннар әзерләгәннәр иде. Язуларны балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр юлына “төшерделәр”.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев