Исерек килеш машина руле артына утыручылар аркасында район юлларында ел дәвамында ничәмә-ничә гомерләр кыела икән?!
Кызганыч, моны аңлап бетермәүчеләр һаман да табылып тора.
Узган атнада район җәмәгать судьялары исерек килеш машин белән идарә иткән ир-атны җәзага тартты. Ул штраф та түләячәк, өстәвенә җәяү дә йөрергә өйрәнәчәк.
Районда “ ГИБДД Азнакаево ” телеграм-каналы да эшли. Исерек килеш автомомбиль белән идарә итүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән, аноним хәбәр бирү өчен @GIBDDAznakaevoBot ка язарга кирәк. Анда килгән барлык мәгълүматлар да район ЮХИДИ бүлеге инспекторларына җиткерелә.
Телеграм-каналга кушылу өчен әлеге сылтама аша үтегез: https://t.me/gibddaznakaevo
Нет комментариев