Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә куркынычсызлык каешы белән җиһазланган транспорт чарасы руль артына утырган машина йөртүче үзе дә, пассажирлар да каеш белән эләктерелгән булырга тиеш.
Әлеге кагыйдә үтәлмәгәндә 1 мең сум күләмендә административ штраф салына.
– Транспорт хәвефсезлеге үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын – 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Каеш белән эләктерелгән кешенең машина әйләнеп капланганда исән калу ихтималы биш тапкыр күбрәк. 12 яшькәчә балаларны машинада йөрткәндә аларны утырту җиһазлары булырга тиеш, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.
“Иминлек каешы” операциясе кысаларында "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина шәһәрнең 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр һәм гимназиянең ЮИД отряды беләнхәвефсезлек акциясе үткәрде.
Нет комментариев