Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.
“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина катнашында шәһәрнең 4 нче балалар бакчасында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү буенча танып-белү уены үтте.
Уен барышында тәрбиячеләр балаларны юл-йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырдылар. Альмира Сәгъдәтуллина балаларга махсус белешмәләр, яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды.
Нет комментариев