Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтәләр

Республика Дәүләт автоинспекциясендә 2022 ел башыннан Татарстанда балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар белән уртаклаштылар.

Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында республика юлларында 41 авария килеп туган, анда ике бала һәлак булган һәм тагын 42се төрле тән җәрәхәте алган.

Хокук сакчылары белдерүләренчә, балалар һәм яшүсмерләр өчен атнаның иң куркыныч көне – шимбә, ә тәүлек вакыты белән караганда – иртәнге 7.00-8.00 сәгатҗләр. Авариягә барыннан да ешрак 10-11 яшьлек балалар эләгә икән.

Балаларның узлеренең саксызлыгы аркасында сигез авария булган. Пассажир балалар катнашында 18 һәлакәт теркәлгән.

– Пассажир балалар каза күргән аварияләрнең төп сәбәпләре –  каршы полосага чыгу,  дистанцияне дөрес сайламау, светофор сигналлары таләпләрен бозу, - дип хәбәр итте ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Шакиров.

Җәяүлеләр катнашында ел башыннан 22 авария килеп чыккан, аларда бер сабый һәлак булган.

– Узган ел безнең район юлларында балигъ булмаганнар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, аларның барысы да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, – ди ЮХИДИ начальнигы Александр Лаврентьев. – Иң мөһиме, үзебез дә урамда һәм юлда булганда юл кагыйдәләренә битараф булмыйча, балаларга үрнәк күрсәтсәк иде. Аларның иминлеге безнең кулларда да икәнлеген онытмыйк!

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында мөрәҗәгать итә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев