Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай полициясе узган елга йомгак ясады

Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек коллективы 2021 елга йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин да катнаштылар.

Төп нәтиҗәләр белән чыгыш ясап, бүлек җитәкчесе Марат Сибәгатов узган елда районда кылынган җинаятьләргә тукталып үтте. Ул шулай ук җирлегебездә мошенниклардан каза күрүчеләрнең саны артуына борчылуын белдерде.

Коллективка мөрәҗәгатендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.

– Бүгенге көндә сезнең алга куелган төп бурычларның берсе – ул гражданнарның һәм тулаем җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозуларга каршы кисәтү эшләре алып бару, район һәм шәһәр халкы белән актив элемтәдә тору, һәм сез аларны лаеклы башкарасыз да. Алга таба профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтергә иде, – диде Марсель Шәйдуллин.

Хезмәт уңышларына ирешкән хокук сакчыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, ведомство бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев