Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай хатын-кызлары ЮХИДИ хезмәткәрләреннән чәчәкләр кабул итте

Азнакайда “Автоледилар өчен чәчәкләр акциясе үтте.

Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан бүген Азнакайда район ЮХИДИ бүлеге үзенчәлекле акция оештырды. Бүлек начальнигы Александр Лаврентьев машина белән идарә итүче гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Хокук сакчылары тарафыннан күрсәтелгән мондый игътибар хатын-кыз шоферларның күңеленә хуш килде.

— Бәйрәм кәефе тудырган ир-егетләргә рәхмәт! – диде Елена Ханиева да.

– “Автоледилар өчен чәчәкләр” акциясенең максаты – машина йөртүче гүзәл затларыбызны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләү генә түгел, ә җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата кайгыртучанлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, – ди Александр Лаврентьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев