Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлыларны юлларда сак булырга чакыралар

Каникуллар – барлык укучыларның иң яраткан вакыты.

Балалар бу вакытта күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр, бу чорда юл-транспорт һәлакәтенә очрау куркынычы да берничә тапкыр арта.

– Көн саен балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә  төшерегез, балаларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә тырышыгыз. Юлны чыгар алдыннан бала барлык автомобильләрнең туктаганын, җәяүлеләрне үткәрүләрен көтәргә һәм шуннан соң гына үзе чыгарга тиеш. Балаларга бу хакта һәрдаим сөйләгез, хәтта ишегалларында да бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Баланың кайда һәм кем белән булуын һәм нәрсә белән шөгыльләнүен һәрвакыт белеп торыгыз. Балалар өчен үзегез үрнәк булыгыз, чөнки алар һәрвакыт олыларга охшарга тырышалар, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев