Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлылар өчен күңелле вакыйга: шәһәр урамнары һәм якын-тирә торак пунктларына өр-яңа автобуслар йөри башлады

Әле автобуслары да нинди диген. Өр-яңа булу өстенә заманча технологияләр белән җиһазландырылган, уңайлы. Нәкъ зур шәһәрләрдәгечә.

Мондый истәлекле вакыйгада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, элеккеге ПАТП җитәкчесе Владимир Кротов, «Фривей» предприятиясе җитәкчесе Рамиль Шәйхелисламов һәм башка җитәкчеләр, укучылар, ветераннар катнаштылар. Марсель Шәйдуллин мондый зур бүләк ясаган, халкыбыз турында зур кайгыртучанлык күрсәткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, нефтьчеләргә азнакайлылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Автобус йөртүчеләргә һәм пассажирларга хәерле, имин юллар теләде. Автобуслар юлга кузгалды. Хәерле юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев