Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлылар юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсә

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киң кырлы эшчәнлек алып бара.

Профилактика чарасынының чираттагысы шәһәрнең 6 нчы балалар бакчасында үтте.

«Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина оештыруында узган очрашуда 6 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр һәм 4 нче лицей укучылары үзләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар. Шаяннар һәм тапкырлар клубы кысаларында узган чарада балалар юл билгеләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. 

Альмира Сәгъдәтуллина балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга, юлларда игътибарлы булырга, яктылык кайтаргыч элементлар чагып йөрергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев