Велосипед – транспорт чарасы, шуңа анда йөргәндә дә игътибарлы булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү сорала.
Бу көннәрдә «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина шәһәр Балалар иҗаты үзәге коллективы белән берлектә яшь велосипедчылар өчен уен программасын оештырды.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренә бәйле сорауларга җаваплар бирделәр, «Юл билгеләре ни сөйли?» дип исемләнгән викторинада катнашып, белемнәрен сынадылар.
Оештыручылар аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, юлда игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар.
Нет комментариев