Бүген Азнакай районында юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән «Тоннель» профилактик операциясе узды.
ДАИ инспекторлары балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде.
Рейд барышында хокук сакчылары балаларны йөрткән автомобильләргә аерым игътибар бирде. Балалар өчен махсус автокреслоларның булуы һәм дөрес кулланылуы, шулай ук иминлек каешларының эләктерелгән булуы тикшерелде.
Бер сәгать эчендә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуга бәйле биш очрак ачыкланды. Хокук бозулар буенча административ беркетмәләр төзелде.
Без машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, иминлек каешын эләктереп йөрү һәм балалар өчен махсус автокресло куллану кирәклеген даими искәртеп торабыз. Балаларны махсус креслода йөртү, иминлек каешын тагу – закон таләбе генә түгел. Бу – машина йөртүче һәм пассажирларның иминлеге өчен мөһим. Әти-әниләр шуны аңласыннар иде,
– дип билгеләп үтте Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Гыймаев.
Нет комментариев