Азнакайда мәктәп яны лагерьларында юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмәләр үткәрелә
Җәйге каникуллар башлану белән балаларның күп вакыты саф һавада, урамда үтә. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү аеруча мөһим.
Азнакай районы мәктәпләре каршында эшләүче җәйге лагерьларда юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар үткәрелә. Балалар белән очрашуларда юл йөрү кагыйдәләре, җәяүлеләр өчен хәвефсезлек таләпләре һәм велосипедта йөргәндә саклык чаралары турында сөйләшәләр.
– Мондый очрашуларның төп максаты – юл-транспорт вакыйгалары санын киметү һәм балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, – ди «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев