Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда «Күренеп тор!» профилактика чарасы үтте

Быел юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула.

Әлеге уңайдан районыбызда профилактика чаралары, төрле бәйгеләр, конференцияләр уздырыла. "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районында профилактика бүлеге начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина 4 нче лицейның һәм 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасының ЮИД отрядлары, ата-аналар комитетлары белән берлектә "Күренеп тор" дигән чара уздырды. Ул Татарстан мәйданында флешмоб белән башланып китте. Профилактика чарасында катнашучылар җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләделәр, аларны караңгы вакытта тагып йөрү мөһимлеге хакында искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев