Азнакайда юлларда иминлек мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте
Район башкарма комитеты каршысында юл иминлеген саклау буенча махсус комиссия эшли.
Аның чираттагы утырышы “Маяк” газетасы редакциясендә “Түгәрәк өстәл” форматында үтте.
Фикер алышуда комиссия рәисе Айдар Шәмсетдинов, комиссия секретаре Фәнис Ахунҗанов, ЮХИДИ инспекторы Рәшит Шәймиев, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина, Азнакай УТТның юл хәрәкәте иминлеге буенча әйдәр белгече Илдар Исхаков һ.б. катнашты.
“Түгрәк өстәл” сөйләшүендә сигез айда Анакай җирлегендә килеп чыккан фаҗигаләргә анализ ясалды, аларны булдырмый калу юллары эзләнелде.
Әлеге хакта язманы тулысы белән “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев