Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда иң җитез “Автобабай” һәм “Автоәби”не ачыкладылар

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлекләре, Азнакай ДОСААФы белән берлектә, өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырды.

Быел анда өлкән яшьтәге ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да актив катнашты.

Шоферлар юл кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар бирделәр, машина йөртү осталыгы да сыналды.

Район бәйгесендә беренче урынны Гөлфия Абдуллина яулады. Ул шулай ук республика бәйгесендә дә катнашып, район данын яклаячак. Икенче һәм өченче урыннарны Владимир Кротов һәм Назыйф Хәсәнов яуладылар.

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев