Азнакайда “Балаларга – автокресло” акциясе үтте
ЮХИДИ инспекторы Рәшит Шәймиев һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина “Балаларга – автокресло” дигән акция үткәрделәр.
Алар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан машина белән идарә итүче гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, открыткалар бүләк иттеләр. Профилактика акциясендә Җиңү бистәсе мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды җитәкчесе Гөлназ Хәбирова да катнашты. Акция барышында балаларга Юл хәрәкәте кагыйдәләре тупланган китаплар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев