Районда балаларны кечкенәдән үк юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик күп акция чаралар-уздырыла.
Бу юнәлештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә нәтиҗәле эш алып барыла. Шундый чараларның чираттагысы 5 нче “Солнышко” балалар бакчасында үтте. Анда гимназиянең яшь инспекторлары да катнашты. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга, яктылык кайтаргыч җайланмалар тагып йөрергә чакырды.
Чарада ата-аналар да актив катнашты.
Нет комментариев