Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен “Юл хәрәкәте иминлеге көне” үтте.

Йөзләгән баланы берләштергән әлеге профилактик чарада район башкарма комитеты рәисе, районның юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов, ЮХИДИ бүлегенең административ закончалылыкны башкару буенча инспекторы Бусат Джавадов, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина да катнашты.

Айдар Шәмсетдинов балаларга мөрәҗәгать итеп, аларны юл кагыйдәләрен катгый сакларга чакырды. ЮХИДИ бүлеге инспекторы үзенең чыгышында велосипед, самокатларда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде.

Альмира Сәгъдәтуллина әзерләгән уеннар аша балалар бу көнне юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.

Инспектор по исполнению административного законодательства младший лейтенант полиции Джавадов Бусат Рауфович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев