Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбендә 4-6 сыйныф укучылары катнашында профилактик чара узды.

Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау, алар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү әлеге чараның төп максаты булып тора.

Чара юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары чыгышы белән башланды. Соңыннан “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина “Юл билгеләре нәрсә турында сөйли” дип исемләнгән викторина-уен оештырды, яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләде.

– Караңгы төстәге кием кигән җәяүлеләрне машина йөртүчегә абайлавы бик кыен. Шуңа балалар да, өлкәннәр дә яктылык кайтаргыч элементлар таксыннар иде, – ди Альмира Сәгъдәтуллина.

Ул шулай ук балаларга велосипед һәм самокатта йөрү кагыйдәләре турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев