Азнакайда җәмәгать судьясы исерек шоферга җәза карары чыгарды
Азнакай районы буенча 2 нче суд участогында спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган машина йөртүчегә бәйле чираттагы эш каралды.
Азнакай районы буенча 2 нче суд участогында спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган машина йөртүчегә бәйле чираттагы эш каралды.
“Опель” белән идарә иткән Ф.Хафизоны инспекторлар Пушкин урамында туктата. Документларын тикшерә башлагач, аның идарә итү таныклыгы булмавы ачыклана. Җитмәсә, исерек була. Ир-атның канында алкоголь күләме 0,519 мг/л күрсәткән.
Суд утырышында катнашкан шофер гаебен танып, үкенүен белдерә. Суд карары белән ул ун тәүлеккә административ кулга алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев