Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда җәяүлеләрне таптату очраклары арткан! Юлларда сак булыгыз!

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә генә дә шәһәрдә ике җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән.

Аларның икесе дә кичке, эңгер-меңгер чакта була.


Беречесендә Нефтьчеләр урамы буйлап хәрәкәт иткән 1958 елгы йөртүче җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыгып барган 11 яшьлек кызны бәрдерә. Бала тән җәрәхәтләре ала.


23 октябрь көнне Солтангалиев урамында шулай ук җәяүлеләр юлында 45 яшьлек хатын-кызны таптаталар. Әлмәт шәһәре  сырхауханәсендә медицина ярдәме күрсәтелгән җәяүле өйгә җибәрелгән.


– Көз – җәяүлеләр өчен дә, машина йөртүчеләр өчен дә куркыныч чор. Караңгы тиз төшә. Һава торышы да тотрыклы түгел, әле генә яңгыр, әле генә кар ява. Караңгы төстәге кием кигән җәяүлеләрне машина йөртүчегә абайлавы бик кыен. Шуңа балалар да, өлкәннәр дә яктылык кайтаргыч элементлар таксыннар иде, – ди бүлек начальнигы Ренат Гайнетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев