Азнакайда «Җәяүле» операциясе бара
Юлларда аварияләр машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр гаебе белән дә килеп чыга.
Ел башыннан республикада җәяүлеләр катнашында 804 авария теркәлгән. Аларда 58 кеше һәлак булган, 786се төрле җәрәхәтләр алган. Районда мондый юл-транспорт һәлакәтенең саны – 11. Бәхеткә, үлем-китем юк.
«Машина йөртүчеләр җәяүлеләр кичүенә җиткәндә аеруча сак булсыннар, тизлекне киметсеннәр иде. Җәяүлеләрне исә юлны бары тик тиешле урыннан гына чыгарга чакырабыз. Машинаның тулысынча туктап бетүен көтегез. Фаралар утыннан яки кояш нурларыннан күзләр чагылган очракта шофер сезне күрмәскә дә мөмкин. Киемнәрегездә яктылык кайтаргыч элементлар йөртегез», – ди Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев