Азнакай укучылары юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярыштылар
Район бәйгесендә 10 бала катнашты.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге һәм җирле ДОСААФ бүлеге уздырган “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче” бәйгесендә шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә 11 нче сыйныфта укучы яшүсмерләр катнашты. Егетләр-кызлар компьютерда кагыйдәләрне белү буенча имтихан тапшырдылар. Алар 20 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиешләр иде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә дөрес җаваплар саны һәм вакыт та исәпләнде.
Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып Әмир Ибәтуллин һәм Сафия Ибраһимова танылдылар. Алия Сәетшина – икенче, Ильяс Латыпов һәм Ислам Яхин өченче урыннарга лаек булдылар.
Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев