Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай предприятие һәм учреждениеләрендә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр

Эшче коллективларда машина йөртүчеләр, диспетчерлар һәм автомеханиклар юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы.

Ул гына түгел, алар юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтә дә белергә тиеш.

Нәкъ менә шул максатны күздә тотып, район предприятие һәм учрежденияләрендә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча укулар оештырыла. Быел мондый чара "Татнефть" җәмгыятенең Актүбә цехында үтте. Анда  район ЮХИДИ бүлеге вәкилләре дә катнашты. Теория өлешендә хезмәткәрләр юллардагы вәзгыять белән таныштылар, видеоязма карап, эчтәлекле лекция тыңладылар.

Аны район үзәк сырхауханәсе табиб-методисты Роберт Каһарманов үткәрде. Барлык практик күнекмәләр дә тренажерда күрсәтелде.

– Һәлакәт булганнан соң беренче өч-биш минут – иң хәлиткече. Бу вакытта дөрес итеп ярдәм күрсәтү 50% очракта исән калу мөмкинлеген арттыра. Шуңа күрә дә безнең төп максатыбыз – район халкын беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәтү, аңлату һәм белемнәрен арттыру. Мондый авыр вакытта кеше югалып калмыйча, зыян күрүче янына килүдән курыкмасын, каушап калмасын, ярдәм итә алсын  өчен тырышуыбыз,  – ди сөйли Роберт Каһарманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев