15-28 сентябрьдә районыбыз юлларында “Җәяүле” профилактик чарасы уздырыла.
Аның кысларында ЮХИДИ бүлеге инспекторлары төрле акцияләр уздыралар, рейдларга чыгып, бу хакта җәяүлеләргә аңлату эшләре алып баралар.
– Хәзер караңгы иртә төшә, юлларда бәла-каза куркынычы да бермә-бер арта. Шуңа күрә җәяүлеләребез, балалар кичләрен юлга чыкканда киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар таксын иде, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.
Нет комментариев