Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай җәмәгать судында исерек шоферлар җәзага тартылды

Гыйнвар аенда җәмәгать судьялары тарафыннан УКРФ ның 12.8 маддәсе буенча 6 эш каралып, исерек хәлдә машина йөрткән Н. Нимиров, Р.Гайнаншина, Р.Рәхимҗанов, К.Солтанов, А.Павлов, А.Закировка карата административ җәза билгеләнде.

А.Едутов эчкән булуын яшерергә тырышып, медицина тикшерүе үтүдән баш тартканы өчен җәзага тартыла. Б.Шакиров, А.Галиуллин транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан элек мәхрүм ителеп тә, кабаттан руль артына утырганнар һәм юл иминлеге сагы инспекторлары тарафыннан вакытында тоткарланганнар.

Мондый фактлар хакында газета битләрендә даими язып торсак та, сабак алмаучылар һаман да булып тора. Ә бит исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җәза җитди. Аның 30 мең сум штрафы гаилә кесәсенә шактый суга. Ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү дә зыянга, әлбәттә. Әнә шулар хакында уйламыйча мәнсезлек күрсәтү соңыннан бик үкендерә торган зур ялгышлык, әлбәттә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев