Азнакай юлларында тугыз айда җиде кешенең гомере өзелгән. Исерек шоферлар саны да, алар гаебе белән булган һәлакәтләр дә арткан. Кышкы чор якынлашканда бу саннар юл иминлеген тәэмин итү мәсьәләсен тагын да кискенләштерә.
13 юл-транспорт һәлакәте, 7 өзелгән гомер, 16 җәрәхәтләнүче... Әлеге саннарның һәркайсы артында кеше язмышы, гаилә кайгысы, кире кайтарып булмый торган югалту тора.
Узган елның тугыз ае белән чагыштырганда, аварияләр саны 17дән 13кә кадәр кимесә дә, юлларда һәлак булучылар санының биштән җидегә җитүе тынычланырга урын калдырмый. Хәвеф-хәтәрнең тагын бер борчулы ягы – быел дүрт авария исерек йөртүчеләр катнашында килеп чыккан, узган ел мондый очраклар икәү иде.
Бу саннарны автоинспекциясенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев районда узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында китерде. Анда юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре, балалар иминлеге, куркыныч юл участоклары һәм кышкы чорга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Илнар Гыймаевның чыгышыннан күренгәнчә, быел теркәлгән аварияләрнең җидесе – транспорт чаралары бәрелешү, дүртесе юлдан төшү белән бәйле. Ике очракта җәяүлене бәрдергәннәр. Юлтранспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында каршы як полосага чыгу кагыйдәләрен бозу, йөрү чиратын сакламау, юл билгеләре таләпләрен үтәмәү һәм артка таба хәрәкәт иткәндә саксызлык күрсәтү бар.
Нет комментариев