Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган азнакайлы үз җәзасын алды

Исерек килеш машина руле артына утыру – җинаятькә тиң булса да, районыбызда атна саен спиртлы эчемлекләр кулланган 5-6 шофер тоткарлана.

Сентябрь аенда төн уртасында эчкән килеш машина белән идарә иткән И.Хәбибуллин да үз җәзасын алды. Ул исереклеккә медицина тикшерүе узудан да баш тарта, судта да аның яклаучысы гына катнаша. Ул гаепләнүченең медицина тикшерүе узудан баш тартуын инкяр итә. Әмма дәлилләрнең барысы да инспекторлар яздырган видеоязма белән раслана.

Юл йөрү кагыйдә-таләпләрен бозган өчен суд И.Хәбибуллинны 30 мең сум штрафка тартып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев