Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк» Актүбәдә призлар уйнатты (ФОТО)

​​​​​​​Редакциябез 2020 елның беренче яртыеллыгына “Маяк” газетасына язылучылар арасында призлар уйнатуны дәвам итә.

Аның чираттагысы Актүбә бистәсе китапханәсендә узды. Барлыгы 70 тән артык квитанция җыелган иде. Әбүнәчеләребез үзләре дә кызыксынып уен барышын карарга килгәннәр.

Китапханәче Светлана Рахина чараны оешкан төстә, җылы итеп алып барды. “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов иганәчеләргә һәм әбүнәчеләргә рәхмәтен җиткереп, кыскача редакция эшчәнлеге белән таныштырды.

Төп призлар – Актүбә бистәсенең ”Барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренажер залга бер айлык абонемент, “Магия чая” кибетеннән тәм-том тутырылган ике тартма булды.

Шулай ук редакция дә көнкүрештә кирәкле бүләкләр әзерләп алып килгән иде.

Актүбәлеләр очрашудан күңелләре булып, тагын чакырып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев