Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайлылар «Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән языла ала

3 декабрьдән башлап 13 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә басмаларга 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында район газетасына алты айга 809,94 сум урынына 706,68 сумнан язылырга була. Бу 103 сум акчагыз янга кала дигән сүз. Һәр сум исәптә! Сез дә бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз!

Редакциянең үзеннән алып китүчеләр “Маяк”ка 462 сумга языла алалар. Күпләп язылган предприятие-оешма-ларга үз транспортыбыз белән илтеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе – 562 сум). Вакыт чикле, ашыгыгыз!

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, акция бары тик 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев