Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Әбүнәче көне”ндә “Маяк”ка язылучылар бүләкләр отты

Бүген, 25 май көнне 9.00 сәгатьтә үзәк почта бинасында (Пушкин урамы, 6) “Әбүнәче көне” узды.

Анда “Маяк”ка язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды.

Алар арасында ачык бассейнга бару өчен бер гаиләгә сертификат, “Грация” чәчтарашханәсеннән (Ленин урамы, 7 нче йорт) һәм шәхси эшмәкәр Лена Хәсәновадан (күмәртәләп сату базасында “Двери” кибете) ишек алуга 500 сумлык  сертификатлар булды.

"Районыбызда вакытлы матбугатка язылу буенча “Язылу бүләк ит” акциясе бара. Мин беренчеләрдән буларак бу акциягә кушылырга булдым, - дип сөйли Азнакайның үзәк почта хезмәткәре Әхмәтшина Наилә. - Яна Юлда яшәүче әниемә “Маяк” газетасына әбүнә бүләк иттем. Ул “Маяк”та бастырылган район яңалыкларын игътибар белән күзәтеп, яратып укып бара. Газетага язылуыма бик шатмын. Менә бүген бассейнга сертификат оту бәхетенә ирештем. Минем өчен бу дулкынландыргыч та, икенче яктан көтелмәгән вакыйга булды.”

"Хөрмәтле «Маяк» газетасы укучылары! Мин үзем дә газетаның актив укучысы. Һәр номерын яратып укыйм, “Маяк”ның бер хәрефен дә калдырганым юк. Аннан азнакайлылар тормышында булган барлык яңалыкларны һәм вакыйгаларны белеп торам, - ди язучы якташыбыз Җәүһәрия Шәрипова, - Якыннарыгыз турында да онытмагыз, аларга әбүнә бүләк итегез.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев